Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

Әтиебез ИЛГИЗӘР МӨБАРӘК улы МИНҺАҖЕВның 26 мартта 50 яшьлек юбилее.

Иске Салавыч авылында яшәүче әтиебез ИЛГИЗӘР МӨБАРӘК улы МИНҺАҖЕВның 26 мартта 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Алсу таңнар сиңа тән сихәтлеге, күңел көрлеге, имин көннәр, бәхет-шатлыклар алып килсен. Әниебез белән тигезлектә, мул тормышта яшәргә язсын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның күңел җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән кызың Илсөяр, киявең Булат, оныкларың - Инзилә, Айзат.
Фото: http://www.florcity.ru/articles/4

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250