Хезмәт

Әтиебез ИЛСУР РӘФХӘТ улы ГЫЙЛӘҖЕВның 9 ноябрьдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее иде

Балтач авылында яшәүче әтиебез ИЛСУР РӘФХӘТ улы ГЫЙЛӘҖЕВның 9 ноябрьдә гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее иде.

Кадерле әтиебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышыңда ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез. Әниебез белән бергә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әти, бу көндә.
Әнигә - пар, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Илзия, Диләрә, улың Фәннүр, әниебез һәм әбиебез.
Фото: http://www.supertosty.ru/images/cards/ubilei_50_1.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: