Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез НУРГАЯН ГАБДЕЛФӘРТ улы ХӘЙРУЛЛИНның 13 июльдә 60 яшьлек юбилее

Гомер юлын хезмәт дилбегәсен тартып үткәргән, кечкенәдән тиктормас, һәр эшне дәрт-дәрман белән сугарган, Сосна авылында гомер кичерүче әтиебез НУРГАЯН ГАБДЕЛФӘРТ улы ХӘИРУЛЛИНның 13 июльдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сиңа бары тик изге теләкләр белән, гомер көзендә куаныч-шатлык, сәламәтлек, рухи байлык юлдаш булса иде. Һәрвакыт ярдәмгә әзер булып, ихлас күңелдән булышып яшәгәнгә синең җаныңда караңгылык юк. Гел шулай үрнәк, гаиләбез белән бербөтен булып, әниебез янәшәсендә, без - кызларыңның хөрмәтенә төренеп, озын-озак гомер кичерергә язсын сиңа.
Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Үткән гомер инде кабатланмас,
Шатлык белән үткәр картлыкны.
Иң изге теләкләр белән әниебез Мәүлизә, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Фото: http://www.playcast.ru/view/7291515/6e4f363c0e4a18681bf52f85a682ff449776ca65pl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250