Хезмәт

Әтиебез РИФАТ ӘХӘТ улы ӘХӘТОВның 27 декабрьдә 80 яшьлек юбилее, шулай ук әниебез ГӨЛБИКӘ ЗАҺИУЛЛА кызының да 12 декабрьдә туган көне иде

Пыжмара авылында яшәүче әтиебез РИФАТ ӘХӘТ улы ӘХӘТОВның 27 декабрьдә 80 яшьлек юбилее, шулай ук әниебез ГӨЛБИКӘ ЗАҺИУЛЛА кызының да 12 декабрьдә туган көне иде.

Кадерлеләребез! Сезне гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Туар таңнар тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, сөенечле хәбәрләр алып килсен. Ходай сезгә безнең игелекне күреп, тазалыкта, тигезлектә, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп итсен.
Икегез дә ак кышларда тугансыз сез,
Күңелегездә һәрчакта да аклык-сафлык.
Әткәй әнкәй, яшәгез сез пар канаттай,
Без телибез: сәламәтлек, бәхет-шатлык.
Ихлас күңелдән туганнарыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз исеменнән улларыгыз Рәниф, Рәдиф.
Фото: http://vizitki-ru.ru/otkrytki-i-priglasitel-nye/17345

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: