Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтием РАВИЛ ФӘЛӘХЕТДИНОВның һәм әнием РАМИЛӘнең олуг юбилейлары

Сосна авылында яшәүче әтием РАВИЛ ФӘЛӘХЕТДИНОВның 30 гыйнвар көнне гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее үтеп китте, 20 февраль көнне әнием РАМИЛӘнең 50 яшьлек матур юбилей көне.

Кадерлеләрем! Шушы көнгә күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.
Бәйрәмегез белән чын күңелдән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә эндәшәм.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлы булу - бик зур ямь!
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез.
Иң изге теләкләр белән кода-кодагыегыз, киявегез Ринат, улыгыз Нурсил исеменнән кызыгыз Рания. http://s1.1zoom.net/big3/41/Roses_Bouquets_Eustoma_502439.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250