Балтач авылында яшәүче туганыбыз СӘРИЯ ХӘЙРУЛЛИНАга 6 апрельдә 50 яшь тула.
Кадерле сеңлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Чиксез миһербанлы, сабыр, ярдәмчел булуың аркасында кардәш-туганнарыбыз арасында яулаган хөрмәтең мәңге саклансын, үзеңә изгелек булып кайтсын. Сиңа киләчәгеңнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетле булуын телибез. Газиз балаларыңның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышта Илдар белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз бергә җыелып.
Сине яратып, әниебез Наилә, Рәис-Гәлфия, Тәбрис-Екатерина, Мөдәррис-Гәлнур, Ринат-Рисәлә гаиләләре.
Фото: http://www.1zoom.ru/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев