Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туганыбыз ХАЛИДӘ ШӘРИФҖАНОВАга 50 яшь

Көекбаш авылында туып-үсеп, хәзерге көндә Норма авылында яшәүче туганыбыз ХАЛИДӘ МӘГЪСҮМҖАН кызы ШӘРИФҖАНОВАга 17 гыйнварда 50 яшь тулды.

Халидә! Күркәм юбилеең белән котлап, сиңа сәламәтлекнең ныгын, гомернең хәерлесен, күңел тынычлыгы телибез.
Узган гомер уза икән,
50 ел үтеп киткән.
Тормыш йомгагы үзенең
Күпме җепләрен сүткән.
Уртак бәхетегез булып
Үсә ике балагыз.
Аларга үрнәк булырлык
Булсын тормыш юлыгыз.
Яшәгез Рәфыйк белән
Барчабызны куандырып.
Ир туганнарыңа һәм безгә
Кадерле сеңел-апа булып.
Бәхетле бул, кайгы күрмә,
Сызламасын тәннәрең.
Һәрвакыт тормышка ашсын
Уйлаган гамәлләрең.
Иң изге теләкләр белән әниебез һәм барлык туганнарың.
фото: partycrim.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250