Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

Туганыбыз ӘЛФӘТ ӘХӘТ улы ГАЗИЗОВка 60 яшь тула

Балтач авылында яшәүче туганыбыз ӘЛФӘТ ӘХӘТ улы ГАЗИЗОВка 60 яшь тула.

Кадерле абыебыз, энебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Син табигатьнең искиткеч матур, мул мизгелендә, җиләкле, чәчәкле җәй аенда дөньяга килгәнсең, шуңа синдә барлык изге, яхшы сыйфатлар тупланган.
Син без үскәндә әтинең олы малае, ныклы терәге, ярдәмчесе, уң кулы булдың. Тырыш хезмәт сөючән булуыңны бүгенге мул тормышта, гөлбакчалы өйдә яшәвең күрсәтеп тора.
Балачак хатирәләрен искә төшереп, янәшәңдә өй тутырып оныклар йөгерешеп йөриләр. Яшьлек елларыңны хәтерләтеп ике улың яныңда әти дип олылап, хөрмәтләп торалар. Улларың үзләре дә синең кебек матур тормыш корып, кешеләр сокланырлык үрнәк булып яшиләр.
Киләчәктә тормыш иптәшең, пар канатың Гөлсимә белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык телибез.
Хөрмәт итә сине барчабыз да,
Йөрәккәең тулы изгелек.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Һәм дә бирсен иде тигезлек.
Сине хөрмәт итеп, кыз туганнарың исеменнән апаң Гөлниса, энең Тәлгать, Мурманскида яшәүче энең Рәфхәт гаиләләре.
Фото: http://www.florum.ru/id_337.php

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250