Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туганыбыз Раилә Һидият кызы Мөхәммәтҗанова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршылый

Гомерләрне юкка гына аккан суга тиңләмиләрдер, үз юлы белән ага да ага ул. Агымсулар балачактан яшьлеккә, аннан соң картлыкка алып килә. Күз ачып йомган арада 55 яшьлек олуг юбилейлар да ишек кага.

Бу якты дөньяда һәркайсыбызның үз язмышы, үз сукмагы, үз гомер юлы бар. Гомер елгабыз тын гына ага бирә, ә без шул агымга ияреп, йөгерәбез, абынабыз, шатланабыз, кайгырабыз. Артка борылып карап, гомеребез йомгагын сүтәргә керешсәк, исебез китә, ни арада үтелгән соң бу еллар, бу юллар?!

Чапшар авылында яшәүче туганыбыз Раилә Һидият кызы Мөхәммәтҗанова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршылый. Гомер юлында шатлык - куанычлар белән аралашып, хәсрәт-кайгылар да читләп үтмәде аны. Олы йөрәкле, киң күңелле, туры сүзле туганыбыз белән бер-беребезгә терәк, ярдәмче, киңәшче булып, уртак фикердә яши алуыбызга куанып гомер итәбез.
Кадерле туганыбыз Раилә! Ходай биргән гомереңне тигезлектә, сәламәтлектә, җан тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы белән муллыкта, хәсрәтләрсез үткәрергә язсын! Гел шундый көчле рухлы, рәхмәтле, мәрхәмәтле, алдынгы карашлы, мөлаем туганыбыз булып кал!
Сиңа хөрмәт хисләре белән Зиннәтуллиналар гаиләсе, Чапшар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250