Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Туганыбыз РӘФЫЙК ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИЕВ 15 июль көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Чутай авылында яшәүче олы ихтирамга лаек туганыбыз РӘФЫЙК ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИЕВ 15 июль көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Киң күңелле, олы йөрәкле туганыбыз! Сине истәлекле көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туганчылыклы, һәркемгә дә ярдәмчел, игътибарлы, гаилә җанлы, төп нигезне үрнәк итеп саклаучы булганың, гомерең буе намуслы хезмәт белән яшәвең өчен барыбыз да сине хөрмәт итәбез. Сиңа алдагы тормышыңда да корычтай нык сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Газиз балаларыңның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, авырлыкларга бирешмичә, тормыш иптәшең Илүсә белән пар канатлар булып яшәргә насыйп булсын.

Сиңа булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түреңдә.
Шатлык-куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән абыең Вагыйз.
Фото: http://www.top-otkrytka.ru/product/361416/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250