Хезмәт

Туганыбыз РӨСТӘМ ГЫЙЛЬМУЛЛА улы ШАКИРОВның 50 яшьлек юбилее

Балтач бистәсендә яшәүче туганыбыз РӨСТӘМ ГЫЙЛЬМУЛЛА улы ШАКИРОВның 6 майда 50 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, шатлыкларга төренгән бәрәкәтле тормыш, балаларыңның, оныгыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Йолдыз белән тигез, озын гомер кичерүеңне телибез. Алдагы тормышыңда кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.

Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Без телибез сиңа шатлыкларның
Иң-иң олысын,
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең тигез, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән әниең, Шәфигуллиннар, Мостафиннар, Нуриевлар гаиләләре.
Фото: tbuket.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: