Уртадан чыккан чәчәк
Әгәр миннән, үрнәк хатын нинди була, дип сорасалар, Суфия шикелле дип әйтер идем
2022 елның 2 февралендә Балтач бистәсендә гомер кичерүче тормыш иптәшем Суфия Мотыйгулла кызы Таҗиеваның бик күркәм юбилее – аңа 70 яшь.
Ул Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында туган һәм урта мәктәпне тәмамлаганчы зур гаиләдә үскән. Өч апасы һәм өч энекәше арасында дүртенче – уртанчы бала булганга мин аны уртадан чыккан чәчәк дип йөртәм. Аны иң элек өч апасы үзен иркәләгәндер, ә алар үсеп таралышкач, үзе энекәшләренә күз-колак булгандыр. Үзенең әйтүе буенча энекәшләре белән елгадагы бозда шар да тәгәрәткән ул. Кәшәкә дә эзләп тормаган – суга барган җиреннән чиләкләрен читкә куеп, көянтәсе белән уйнаган. Бу аңа энекәшләре белән уртак тел табарга да булышкандыр. Йорт эшләрендә әти-әниләренә иң элек апалары ярдәмче булсалар, алар таралгач, өч энекәше белән Суфия эстафетаны кабул итеп алалар. Шулай итеп, барлык балалар да эшкә өйрәнеп, тормыш итәргә сәләтле булып җитешәләр. Суфия урта мәктәпне тәмамлагач, Казанны яуларга юнәлә һәм моңа ирешә дә – һөнәр училищесын тәмамлап, Тукай почмагында урнашкан зур тегү фабрикасында эшли башлый. Шул вакытта аның тормыш юлында мин очрыйм. Минем энергетика техникумында укыган вакыт. Шул чорда ике ел Казанда матур гына дуслар булып йөрдек. Укуымны тәмамлагач мин Балтачка кайтып электр челтәрендә эшли башладым. Өч ай узуга, 1973 елның июнендә Суфия отпуск ялы алып, әти-әнисе янына кайтып китте. Мин Суфияга бергә тормыш корырга тәкъдим ясаган идем инде. Очрактан файдаланып, мин дә әти-әнисе янына барып, аларның фатыйхасын алдык. Шулай итеп Суфия, минем сүземне аяк астына салып таптамыйча, Казанны калдырып, Балтачны яуларга килде. Мехчы берләшмәсенә эшкә урнашты һәм тиз арада Балтачның үз кешесенә әйләнде. Үзем дә тормыш корырга тәкъдим ясаганда ышандырганнарымның барысын да эшләдем. Шуларның иң зурысы – 6 айдан фатирлы булдык һәм Балтачка күчеп мөстәкыйль гаилә булып яши башладык. (Мин Кариле авылында туып-үстем һәм Суфия да килен булып шунда килгән иде). Әгәр миннән, үрнәк хатын нинди була, дип сорасалар, Суфия шикелле дип әйтер идем. Ул әти-әнисе янында йорт эшләренә өйрәнеп үсә, аннан соң яраткан һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя, минем әти-әнигә килен хезмәте дә күрсәтеп өлгерә, иренә дә чын хатын хезмәтен кызганмый. Ләкин кайда гына хезмәт итсә дә, ул бервакытта да хезмәтче булмады. Бергәләп ике бала тәрбияләп үстереп зур тормыш юлына чыгардык, онык-лар үскәндә дә ярдәмебез тия. Боларында шулай ук Суфияның хезмәте зуррак. Безнең өйдә дә эш бүлешкәнебез юк. Үзем 12 яшьтән башлап, олылар эштән кайтканчы, өйне җылытып, ашарга пешереп, кош-кортны карап үскәнгә, хәзер дә кухняда кайнашырга яратам. Хуҗалыкта үзебезнең көчтән килердәй төзелеш-ремонт эшләре булса, булышырга ир-ат эзләп йөрмим, Суфия белән эшләп куябыз. Әтисе урман кискәндә дә булышырга барган ул. Бакча эшләрен дә бергәләп эшлибез. Безнең яшәү девизыбыз – кирәкле эшләрне, үз вакытында булдыра алганча, аннан соң тагын кирәк кадәр эшләү. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп, эштән курыкмыйча яшәгәнгә тормыш итү авыр булмады. Үзем аңа терәк булырга тырыштым, ә ул мине аңлап, миңа таянып яшәде. Без кешенекенә кызыкмадык, кешенекеннән көнләшмәдек, кешегә охшарга тырышмадык, кеше өстеннән сөйләп йөрмәдек, үзебезгә ничек җайлы шулай яшәдек һәм яшибез. Тормыш булгач табак-савыт та шалтырамый калмый, эчеңдә йөртсәң чир булып бәреп чыга бит ул, ләкин алар бездә биш минуттан онытыла. Татарда хатынын мактаган ирне бик өнәмиләр. Мин яшь чагымда ук, әгәр мактарлыгы бар икән, мактарга кирәк, ләкин үзе барында түгел, дип әйтә идем. Ә хәзер мин болай әйтәм, без хатынны үзе барында мактарга кирәк яшькә җиттек, алай гына да түгел, бу яшьтә хатынны мактап җитешергә кирәк. Чын йөрәктән рәхмәт сиңа, Суфия. Үзебезгә тигез гомер телим.
Вагиз Таҗиев,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев