Владимир Владимирович Путинга 63 яшь
Владимир Владимирович Путин 1952 елныӊ 7 октябряендә Ленинград шәһәрендә туа. Әтисе Владимир Спиридонович Бөек Ватан сугышында катнашкан, әнисе Мария Ивановна, Ленинград блокадасы вакытында заводта эшләгән.
Ул 1970 елда Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетыныӊ юридик факультетына укырга керә, 1975 уӊышлы тәммалагач Дәуләт Иминилеге Комитетына эшкә жибәрелә. 10 елдан соӊ яӊадан бер югары уку йортын тәмамлый, Германиядә командировкада була. 1992 елдан Ленинград Дәуләт университеты ректоры ярдәмчесе булып эшли, шулай ук Санкт-Петербург мэриясенеӊ тышкы эшләр комитетын җитәкли, шәһәр мэрыныӊ урынбасары була.
Владимир Владимирович 1996 елда семьясы белән Мәскәү шәһәренә күченә, Россия Федерациясе Президенты Аппарты җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый, 1999 елдан РФныӊ Куркынычсызлык Советы секретаре. 1999 елныӊ август аенда Россия Хөкүмәтен җитәкли, шул елныӊ 31 декабрь көнне Россия Президенты вазифаларын башкаручы булып билгеләнә.
Чыганак: www.putin.kremlin.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев