Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яңа 2016 ел белән!!!

Яраткан сайт һәм газета укучыларыбыз, хөрмәтле рйондашлар!

Бусагада Яңа 2016 ел. Тиздән Кремль курантлары районыбыз ельязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдырачак.

Барыгызны Яңа ел белән котлыйбыз! Әлеге искиткеч һәм барыбыз да яраткан бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз!

Яңа ел - якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2016 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда райондашларыбызга бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телибез! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын! Яңа елның һәр көне безнең барыбызга да яңа көч бүләк итсен, ә якыннарыбызның җылысы һәм яклавы күңелләребезне гел шатландырып торсын.

Ихтирам хисләре белән "Хезмәт"леләр.
Фото: belem.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250