Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яңгул авылында яшәүче бик кадерле кешебез Сәлимә Габделхакованың 10 октябрьдә күркәм юбилее.

Яңгул авылында яшәүче бик кадерле кешебез Сәлимә Габделхакованың 10 октябрьдә күркәм юбилее.

Кадерле Әниебез, 55 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, "җан җимешем, балам" дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Хәерле озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә әтиебез белән пар канатлар булып, без балаларыңа, оныкларына яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.Гел шундый якты йөзле, изге күңелле, сабыр йөрәкле булып кал! Без синең белән горурланабыз! Без сине яратабыз!!!
Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит безнен йөрәк түрендә,
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын синең тормышта.
Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә.
Шатлык булсын һәрчак юлдашың
Сүнми янсын бәхет кояшың.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.
Бәхет кунсын күңелең түреңә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үреңә.
Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Шуны телибез туган көнеңдә!
Иң изге теләкләр белән: сине яратып тормыш иптәшең Раушан, балаларың Айгөл-Илнар, Алсу-Нияз, оныкларың Ильдан белән Аяз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250