Әтнә авылында яшәүче якын кешебез ФӘНҮЗӘ ХАФИЗ кызы ГАЙФУЛЛИНАның 23 мартта 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, имин көннәр, мул тормыш, якты киләчәк, бәхет-шатлык телибез. Әтиебез Фаил белән тигезлектә, без - балаларыңның рәхим-шәфкатен тоеп, игелекләрен күреп, туганнарыңның күңел җылылыгын тоеп, һәр туачак таңга сөенеп яшә. Гел шундый көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, гадел һәм сабыр булып кал. Төп нигезебезнең кояшы булып, балкып яшә. Әти-әниебезгә булган мөлаемлыгың, ихласлыгың, ягымлылыгың өчен мең рәхмәт сиңа.
Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине борчу-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең, тормыш иптәшең фаил, улың фәнзил, кызың Фәйрүзә, абыең Рәис-Гәүһәрия, сеңлең Зилә-Фәнис, балалар Инсаф, Илүзә
Фото: http://cvetikof.ru/bukety/page/11/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев