Хезмәт

Якын кешебез ГӨЛФИЯ ЗӨФӘР кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНАның 1 августта 55 яшьлек юбилее

Норма авылында яшәүче якын кешебез ГӨЛФИЯ ЗӨФӘР кызы ГЫЙЛЬМУЛЛИНАның 1 августта 55 яшьлек юбилее.

Яратканыбыз, олуг бәйрәмең белән сине! Бер-бер артлы узучы еллар сиңа бары тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек алып килсен. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне, ирең Камил белән кызың Гөлшатның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Җәйләр сиңа шатлык алып килсен,
Көзләр бирсен алтын сабырлык.
Кышлар - ныклык, язлар көч өстәсен,
Яшь күңелле булып калырлык.
Олы хөрмәт белән әтиең Зөфәр, энең Илсур, апаң Әлфия, җизнәң Рифат.
Фото: http://www.livemaster.ru/topic/580397-bukety-k-14-fevralya-i-k-8-marta

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: