Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Яраткан әтиебез-бабабыз ВАСИЛ ЯРУЛЛА улы МӨҖИПОВка 1 гыйнварда 60 яшь тула

Норма авылында яшәүче яраткан әтиебез-бабабыз ВАСИЛ ЯРУЛЛА улы МӨҖИПОВка 1 гыйнварда 60 яшь тула.

Кадерлебез! Сине олуг юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Синең туасы һәр көнең имин, тыныч үтсен. Башкарган эшләрең һәрвакыт уң булсын, бүгенгедәй якты йөзеңнән елмаю китмәсен, киләчәктә дә безне саулыгың, якты теләкләрең, киңәшләрең белән сөендерсәң иде. Тормышта яшәү ямен, тәмен тоеп, күңел җылыңны сүндермичә, кадер-хөрмәттә әниебез Фәридә белән пар канатлар булып, тигезлектә, бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын. Вакыт дәрьясына, тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, йөрәк назын, күңел көрлеген саклап, әле озак еллар безнең белән бергә яшәргә язсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарыңа, якыннарга
Һәрчак изге синең уйларың.
Иң изге теләкләр белән сине бик яратып, әниебез Фәридә, балаларың Нияз-Әдилә, Булат-Фәридә, оныкларың, әби-бабаң, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/belye-bukety.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250