Хезмәт

Яшисе дә, әле яшисе

Балтачта яшәүче Нәфисә Гафетдиновага 90 яшь тулды. Юбилярның туган көне балалары, оныклары һәм районнан килгән җитәкчеләр белән зурлап билгеләп үтелде.

- Яшемнән оялам. Шушы гомерем дә җиткән иде инде, - ди Нәфисә апа зур тыйнаклык белән күз карашын аска яшереп.
- Әби, син бакыйлыкка күчкән балаларың, арабыздан бик иртә киткән бабабыз өчен яшәргә тиеш әле,- ди кияве йомшак кына аркасыннан сөеп.
Әлеге җылы һәм самими сөйләшүне ишетү дә әлеге гаиләнең никадәр дус-тату, бер-берләре белән никадәр ихлас булуын күрсәтә. Хәер, боларның башлангычы иң элек Нәфисә апаның үзенә барып тоташа. Тумышы белән Чаптардан булган Нәфисә кечкенәдән бик ярдәмчел, эшчән булып үсә. 12 яшеннән урак ура, кешеләргә ялланып бала карый, берничә тапкыр окоп казырга бара. Юбилярның ул елларның авырлыгы турында зарланмый сөйләвенә гаҗәпләндем.

Реклама

Гаҗәпләнүемә каршы Нәфисә апаның Казанда яшәүче олы кызы Мөнирә менә нәрсәләр ди:
- Әниебез бик сабыр кеше безнең. Әтиебез Габделхак белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә шуларның бишесе исән-сау. Әби-бабайларны кадерләп соңгы юлга озату дисеңме, тумыштан инвалид сеңлесен тәрбияләү һәммәсе дә әниебез җилкәсенә төшә. Әмма ул бер вакытта да зарлануны белмәде. Әнинең иртәнге 3тә эшкә чыгып китүләре дә һаман күз алдымда тора. Шуларны искә төшерәм дә, ничек түзде икән ул дип уйлыйм. Әле бит өйгә кайткач та күпме эш көтеп тора үзен. Ачлы-туклы заманнар иде бит ул. Шуңа да әлеге буын кешеләренә һәйкәл куяр идем мин.


Күп михнәт күреп тә һич зарлануны белмәгән, күп хәсрәтләр күреп тә яшәр өчен үзендә көч тапкан, балаларын да шул рухта тәрбияләгән Нәфисә апа бүген биш баласы, 13 оныгы,18 оныкчыгы янәшәсендә бик бәхетле гомер кичерә. Киләчәктә дә шулай гына була күрсен. Кияве әйтмешли аның әле бик күпләр өчен яшисе бар.
Рәсемдә: гомеремнең көзе, шөкер, муллыкта, якыннарым янәшәсендә үтә, ди юбиляр Нәфисә Гафетдинова (уртада).

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: