Юбилейлар ел да кабатланмый
430
0
0
4нче гыйнвар көнне Иске Чепья авылында яшәүче Николай Константинович Кондратьевка 95 яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга районнан җитәкчеләр, "Труд" җәмгыяте һәм Чепья җирле үзидарәсеннән дә белгечләр килде.
Николай Константинович Бөек Ватан сугышы ветераны. Бүген ул төп нигездә кызы Агния Матвеева белән гомер кичерә.
- Сугышта алган яралардан сәламәтлеге нык какшаса да, әтиебез, шөкер, бүген безнең белән. Ходай исәнлеген биреп, әле озак еллар бергә яшәргә язсын, - ди Агния Николаевна.
Вакыты белән кан басымы борчыса да, колаклары начар ишетсә дә, Николай Константинович бик җор күңелле кеше булып чыкты. Яшьлегендә күргән авырлыкларны, сугыштагы михнәтләрнең барысын да мөлаем елмаюы артына яшереп юбилей белән котларга килүчеләргә ихластан рәхмәтле булуын белдерде.
Николай Константинович Кондратьев 1939нчы елны армия сафларына алына, ике елдан сугышкка керә. Атлы гаскәрдә хезмәт итә, нык кына яралана. Свердловск госпиталендә дәвалангач Николай кабат сугышка җибәрелә. Аны автотранспорт отряды командиры итеп билгелиләр. Сугыш тәмамлангач та армия хезмәтен дәвам итә. Туган якларына кайткач авылдашы Евдокия белән тормыш корып җибәрәләр. Кондратьевлар өч кыз, бер ул үстерәләр. Бүген аларның нәсел агачларының тамырлары нык: 11 онык , дистәдән артык оныкчык ветеран бабалары белән горурланып яши. Евдокия апа гына бик яшьли гүр иясе була. Гомере буе колхозда шофер булып эшләгән Николай Константинович тормыш иптәше авырый башлагач фермага эшкә күчә. Евдокия апаны кадер-хөрмәт белән тәрбияләп соңгы юлга озата.
Ветеран бүген сыңар канатлы булса да, терәк һәм таяныч булган балаларының, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп гомер итә. Илләр тыныч, еллар имин булсын, дип тели.
Рәсемдә: Бөек Ватан сугышы ветераны якыннары янәшәсендә
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
7 март 2021 - 14:11«Хезмәт десанты» Тагашур фермасында (+фото) «Хезмәт десанты»ның чираттагы тукталышы «Труд» җәмгыятенең Тагашур фермасына булды.6001
-
7 март 2021 - 12:41Балтач мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары (+фото) Куркаклар хоккей уйнамый, диләр. Килешәм. Балтач урта мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары.9001
-
7 март 2021 - 11:11Сафия, Раяз һәм башкалар Үткән ел да Әмир, Сәйдә, Сафия, Самат, Сәед, Кәрим, Хәят исемнәре күп кушылган. Динислам, Сөләйман, Салих, Мәдинә, Нәфисә, Габделгазиз, Бәхтияр, Мәлик кебек исемнәр бистәдә дә, авылларда да очрый.11301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар16100
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.56800
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.40601
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+