Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ЮРИЙ МИХАЙЛОВИЧ ЕГОРОВка 28 ноябрьдә 50 яшь тула

Курмала авылында яшәүче ЮРИЙ МИХАЙЛОВИЧ ЕГОРОВка 28 ноябрьдә 50 яшь тула.

Кадерле туганыбыз! Сине гомереңнең истәлекле бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Без сине кече күңелле, игътибарлы, ярдәмчел һәм эшеңә һәрвакыт җаваплы караучы төгәл кеше булуың өчен, тормыш иптәшең Зөлфиягә ышанычлы ир, өрлектәй ике улыңа үрнәк әти булганың өчен яратабыз. Гаиләдә төпчек бала булсаң да, иркә булып үсмәдең син. Тырыш, белемле, хезмәт сөючән булуың сиңа тормышта ныклы таяныч булды. Үзең эшләгән коллективның хөрмәтле кешесе син. Туганнарың, җанга якын дусларың белән җырлап, гөрләп яшисең. Алга таба да көчле рухың, ныклы холкың белән бүгенгедәй һаман үрләргә менәргә насыйп булсын. Киләчәктә бәхетеңне түгәрәк итеп яшәүче Зөлфия белән пар канатлы булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балалар игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта туганнар белән гөрләп яшәргә язсын.
Туганымның юбилее бүген,
Бөтен дөнья балкый, нур чәчә.
Бүгенгедәй яшь һәм матур булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Ходай сине якыннарың өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән Оля, Вениамин-Раушания, Тамара, Иван-Люция. Бу теләкләргә балаларыбыз да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250