Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләячәкләр

«Эшләүче пенсионерлар, планлы индексацияләрне исәпкә алмыйча, иминият пенсиясен һәм аңа фиксацияләнгән түләүне алалар.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен яңадан исәпләү, елдагыча, 1 августта башкарылачак. Бу индексация түгел, ә өстәмә, ул эш бирүченең узган елда эшләүче пенсионерлар өчен социаль взнослар түләвенә бәйле. Арту күләме индивидуаль исәпләнә, әмма ул закон буенча өч пенсия коэффициентыннан артмаска тиеш, дип хәбәр итә «Российская газета».

«Эшләүче пенсионерлар, планлы индексацияләрне исәпкә алмыйча, иминият пенсиясен һәм аңа фиксацияләнгән түләүне алалар. Аларның пенсияләрен яңадан исәпләү, пенсионерларның узган елгы гомуми хезмәт хакы дәрәҗәсен исәпкә алып, һәр елның 1 августында була.

2023 елда пенсия коэффициенты бәясе 123,77 сум тәшкил иткәнлектән, эшләүче пенсионерларның пенсиягә максималь өстәмәсе 372,31 сум булачак», — дип аңлатты "Российская газета"га юрист, арбитраж идарәчесе Анна Хрусталева.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия