Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 май-Халыкара гаилә көне!

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсенә кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Хөрмәтле райондашлар! Нинди генә хәлләрдә дә гаилә ныклыгын саклый алганга, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның тынычлыгын һәм яхшы кәефен ихтирам итә белгәнгә, йортыгызда өмет, ышаныч һәм мәхәббәткә изге итеп караганга рәхмәт сезгә! Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев