Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 октябрь – Ак таяк көне

Бәйрәм түгел ул, кисәтү көне.

Ак таяк тарихы. Бу тарих 1921 елда Бөекбританиядә башлана. Күрү сәләтен югалткан фотограф Джеймс Бигс шәһәр буенча мөстәкыйль йөрергә өйрәнә башлый. Әмма шоферлар һәм җәяүлеләр дә аның кара таягына игътибар да итми. Шуннан соң Бигс таягын акка буйый, асфальт фонында ул нык аерылып, ерактан ук күренеп тора. Бу идеяне Европа, Америкада, соңрак Рәсәйдә дә күрмәүчеләр күтәреп ала. Дөньяда ак таяк кулланыла башлау көне дип 1931 елның 7 феврале санала. 1964 елның 15 октябреннән Ак таяк көне билгеләп үтелә башлый. Мондый халыкара махсус көн бар икән, димәк, бу проблема бар. Аны без, күзлеләр – күрүчеләр генә аңлап бетерә алмыйбыз. Шул сәбәпле, еш кына арабызда күзләре күрмәгән, Аллаһы Тәгаләнең шушы нигъмәтеннән мәхрүм кешеләр гомер итүен дә онытабыз. Урамнан барганда яки тегендә-монда кергәндә без моның баскычы кайда икән, я булмаса, монда чокыр юкмы, ишеге кайда, тоткасы кайда дип уйлап тормыйбыз. Күрмәгән кеше өчен болар барысы да тормышта искиткеч зур проблемага, тормышына куркыныч тудыручы зур каршылыкка әйләнә. Гадәти генә бер кибеткә керү дә кайчагында зур проблемалар тудыра. Моннан күп еллар элек уйлап табылган ак таяк та күрмәүчеләр тормышын бераз булса да җиңеләйтү, төгәлрәге, башкаларның аларга игътибарын, ярдәмен җәлеп итү максатыннан уйлап табылган. Әлеге көн уңаеннан сукырлар җәмгыятенең райондагы вәкиле, юрист Ранил Гыйльвановның фикерен белештек. Менә ниләр сөйләде ул:

–Миңа эшем буенча һәм башка йомышлар белән Казанга шактый еш йөрергә туры килә. Казанда мин бер нәрсәгә игътибар иттем: анда урамда кешеләр минем ак таяк һәм кара күзлек белән йөргәнне күргәч, бик күбесе килеп, сезгә ярдәм кирәк түгелме дип мөрәҗәгать итәләр. Моның сәбәбе шунда ки, Казанда күрмәүчеләр тулы канлы тормыш белән яшиләр, алар шәһәр буенча да йөриләр, автобусларда, метрода да йөриләр, кибетләргә һәм башка шундый урыннарга да мөстәкыйль баралар. Әлеге дә баягы шул ак таяк ярдәменнән файдаланалар. Ә район җирендә әле халык ак таяк белән бик таныш түгел. Шуның өчен дә минем райондашларга, бигрәк тә шоферларга мөрәҗәгать итәсем килә иде. Урамда яисә башка урында сез ак таяк тоткан, кара күзлек кигән, күзлеге булмаска да мөмкин, кеше күрәсез икән, аңа игътибарлы булсагыз иде. Ә бездә әле бу гадәткә кермәгән, район җирлегендә машина йөртүчеләрнең күбесе ак таякка игътибар да итми. Үземнең дә берничә тапкыр машинага бәрелә язып калган бар. Ак таяк көне тикмәгә уйлап табылмаган, аны кулланган кеше башкалар ярдәменә мохтаҗ дип, кешеләргә аңлату, кисәтү өчен барлыкка килгән ул. Дөнья яктылыгын, тормыш матурлыгын күрү олы бәхет, аны югалтмаска, сакларга тырышыгыз, шул ук вакытта ак таяклылар барын да, аларга ярдәм итү олы савап икәнен дә онытмагыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев