Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 сентябрь — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре! Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Урман да су кебек, кешелек дөньясы өчен иң кирәкле булган яшәү чыганагы. Ул бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз булып тора. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Урманчылар — лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче белгечләр алар.

Мөхтәрәм урманчылар, тармак ветераннары! Табигатебезне яшелләндерү өчен ел дәвамында куйган хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, тирә-юньне яшелләндерүгә көчегезне кызганмассыз дип ышанып калам. Гаиләләрегезгә иминлек, саулык-сәламәтлек телим. Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын! Үстергән урманнарыгыз үзегезгә дә яшәү дәрте өстәсен!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев