Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

18 май - музейлар көне

1977 елдан башлап 18 май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.

Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.
Бүгенге көндә районыбызда да республикакүләм танылу алган 4 музей эшләп килә. Алар - Чепья авылында урнашкан"Халыклар дуслыгы", Карадуган авылының "Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы" музейлары, Шода авылында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи һәм Нөнәгәрдәге Кәшифә Тумашеваның музей-йортлары. Аларның һәрберсендә тарихлары гасырларга барып тоташкан экспонатлар, бәһасез тарихи милек саклана.
Районыбызның хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Тарихыбызны саклап, үткәннәрне яңа буынга мирас итеп тапшырганыгыз өчен рәхмәт сезгә.Үткәнебездән гыйбрәт алырлык хәтирәләребезнең рухи кыйммәте югалмасын. Сезнең һәркайсыгызга алга таба да актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, сәламәтлек, уңышлар телим. Гаиләләрегездә бөтенлек, муллык булсын. Бәйрәм белән сезне!
#балтач #балтачрайоны #халыкарамузейларкөне

Чыганак: Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев