Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2 июнь — мелиораторчыларның һөнәри бәйрәме

Районыбыз мелиораторчылары июньнең беренче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар.

Мелиорация хәзер дә халык хуҗалыгына кирәкле тармак булып тора. Аграр тармакның ни дәрәҗәдә уңышлы үсеше әлеге һөнәр ияләренә дә бәйле.

Югары уңыш алуда, илнең җир фондын нәтиҗәле файдалануда, терлекчелек өчен ныклы азык базасы туплауда мелиораторчыларның хезмәте бик мөһим. Чишмәләр, ял итү парклары, плотиналар төзү, сугару системаларын эшләтеп җибәрү, чүплекләрне бетерү, үләт базлары төзү һәм башка күп кенә эшләрне уңышлы башкарып килә алар.

«Мелиоратор» җәмгыяте коллективын һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлап, эшләрендә зурдан-зур уңышлар, иминлек, гаиләләренә бөтенлек һәм тигезлек, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мелиораторчылар көне