Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2 июнь - Мелиораторчыларның һөнәри бәйрәме

Җир-суларның байлыкларыннан нәтиҗәле куллану юнәлешендә уңышлы эшләп килүче мелиораторчылар июнь аеның беренче ялында үзләренең һөнәри бәйрәмен каршылыйлар.

Әлеге һөнәр ияләренең эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өчен туфрак сыйфатын тәэмин итү, аның су, һава, җылылык һәм туклану режимы мониторингын күзәтү кебек бурычларны үз эченә ала. Аграр тармакның ни дәрәҗәдә уңышлы үсеше әлеге һөнәр ияләренә дә бәйле. Югары уңыш алуда, илнең җир фондын нәтиҗәле файдалануда, терлекчелек өчен ныклы азык базасы туплауда мелиораторчыларның хезмәте бик мөһим. Чишмәләр, ял итү парклары, плотиналар төзү, сугару системаларын эшләтеп җибәрү, чүплекләрне бетерү, үләт базлары төзү һәм башка күп кенә эшләрне уңышлы башкарып чыгучы “Мелиоратор” җәмгыяте хезмәткәрләрен ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә зурдан-зур уңышлар, иминлек, гаиләләренә бөтенлек һәм тигезлек, бәхет-шатлыклар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев