Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 ноябрь – Халыкара бала көне.

Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч

 1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне “дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне” буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән. Ул милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытуга да бер этәргеч.

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

Ә без исә яшәешебезнең яме булган балаларыбызга исәнлек-саулык, тазалык-байлык телик. Әти-әни тигезлегендә, гаилә бәхетен тоеп, бәхеттә-шатлыкта, игелекле, тәүфыйклы булып  үсәргә насыйп булсын. Дөньялар имин торсын, сугыш афәтләре күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара бала көне