Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

7 райондашыбыз үлеме

Официаль чыганакларның анализ материалларыннан күренгәнчә, Балтач районында 2013 елда алдагы ел белән чагыштырганда җан башына спиртлы эчемлекләр сату күләме кимегән.

«Яшел елан» белән көрәшүнең ниһаять уңышлары күренә башлады дип нәтиҗә ясарга да мөмкин. Әмма кибеттән алу - өй һәм мунча шартларында әзерләнгән һәм иң аянычлысы, бернинди контрольгә һәм исәпкә алынмый торган, составларында спирт булган төрле химик кушылмаларны үз эченә алган сыекчалар куллану белән алышмадымы икән, дигән сорау күңелне борчый. Балтач районында кибетләрдә сатыла торган аракының да читтән кергәненең күләме күрше районнар белән чагыштырганда күпкә артык. Барлык сатылган аракының күләменнән ул Әтнә районында 1 процент, Арча һәм Саба районнарында 2 проценттан артмый, ә бездә сатылган аракының 6 проценты читтән китерелгән. Алдагы хәбәрләребездә спиртлы эчемлекләргә бәяләр арту турында җиткергән идек. Бу бәя арту төрле ялган аракылар сатуның, бигрәк тә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч һәм бик арзан, Кытайда ясалган аракының кертелүенә китерер дип ясалган фаразлар шунда ук раслана башлады.
Узган ял көннәрендә Интернет битләрендә, Забайкальеда, Красный Великан бистәсендә 44 кеше шушындый Кытайдан кертелгән ялган аракы эчеп агуланган дигән хәбәр тараттылар. 15 кеше җан тәслим кылган, 7 кеше реанимация палатасында ята, калганнары хастаханәдә. Нәтиҗәдә 4 бала дөм ятим - әтисез һәм әнисез калган, 15 баланың якыннары моргта яисә хастаханәдә.
Районыбызда да мондый хәлләр булмас дип беркем дә әйтә алмый. 2013 елда Балтач районында 6 кешенең үлеменә нәкъ менә шундый сыйфатсыз аракы белән агулану сәбәпче булса, 2014 елда бу исемлек 1 кеше үлеме белән ачылган. Семьялардагы низах, үксез балаларныӊ күз яше, әти-әни хәсрәте, ятимлелек, төрле җинаятьләр, төрмә юллары… - бәяне бик кыйммәт түләмибезме? Әллә эчмибезме генәме ...?!
Фото: http://novotroitsk.info/crimenews/umvd/9004-v-kuvandyke-iz-chastnogo-doma-izyata-palenaya-vodka-iz-kazahstana-video.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250