2027 елга татарстанлылар үз шәҗәрәләрен Госуслуги порталында күрә алачак
Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында шәҗәрәгә кызыксыну арта һәм 2027 елга кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында ясалма фәһем ярдәмендә үзләренең шәҗәрәсен таба алачак дип белдерде.
Инде берничә ел Татарстанның Архив комитеты «Ядкәр» проектын алып бара, ясалма фәһем ярдәмендә шәҗәрә төзелә. Хәзер әлеге проект «аерым авыллар өчен сайланма рәвештә» тормышка ашырыла, дип яза Татар-информ.
«Безнең «Мәңгелек хәтер» («Вечная память») дигән платформа бар. безгә ясалма фәһем ярдәм итә – гарәп графикасыннан барлык метрика китапларын тәрҗемә итә. Беләсезме, алар иске татар телендә язылган һәм ясалма фәһем шәҗәрәне тизрәк төзергә булыша. Хәзер бу зур платформаны модернизацияләү эшләре бара. Без бик күп авыллар җыйдык, күләм бик зур», – диде ул.
Гөлнара Габдрахманова фаразлары буенча, 2027 елга республика халкы үз шәҗәрәләрен дәүләт хезмәтләре порталында күрә алачак. «52-53 процентын эшләргә өлгерербез дип планлаштырыла. Миңа калса, Гаилә елына менә дигән бүләк», – дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев