Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

24нче март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Туберкулез - авыр йогышлы чир. Дөньяда ел саен 9 миллион кеше туберкулез ияртә, 2 миллион кешенең бу чирдән гомере өзелә. Безнең районда да бу чир теркәлеп тора.

2013нче елда 5 яңа очрак булды. Шунысы куанычлы, районда күп еллар балалар арасында бу авыру күзәтелми.
Туберкулездан саклануның төп чарасы - балаларга прививкалар ясату. Беренче прививка бала тууга ясалса, 2-Знчеләре 7 һәм 14 яшьтә ясала. Туберкулезны ачыклау өчен балаларга ел саен Манту пробасы куела, зурлар флюорографик тикшерү үтәргә тиеш. Эш урынына һәм хроник авыруларына карап күп кеше елга 1 тапкыр, ә калган барлык 15 яшьтән узган кешеләрнең 2 елга бер тапкыр флюорография үтүе мәҗбүри. Бу халыкның сәламәтлеген кайгыртып эшләнә торган чара, чөнки туберкулезны никадәр иртәрәк ачыкласаң, шулкадәр җиңелрәк дәвалана.
Фото: http://www.kuzdrav.ru/drupal/node/2298

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250