Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

27 март - Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре көне

2016 елның 3 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре турында”гы федераль законы нигезендә ул дәүләт һәм җәмәгать иминлеген, кешеләр һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау бурычын үти.

Ведомстводан тыш сакчылык идарәсе 71 елга якын республика гражданнарының милеген саклау сагында тора, ә аның бүлекчәләре барлык эре шәһәрләрдә һәм республика районнарында эшли. Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге дә шулар исәбендә.

Ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кертелгәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде. Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар тора. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениелары, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар. Моннан тыш, сакчылык бүлеге, янгын сүндерү һәм “тревога” сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Районда бүгенге көндә 362дән артык объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 122се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр.

2023 елда гына да ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 75 тапкыр “тревога” сигналлары буенча һәм 11 тапкыр – Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге хәбәрнамәләре буенча урыннарга чыкты.

Ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлаулы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый күләмдә эш алып бара. Заманча техник чараларны куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә инде саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлау очракларының булмавы күзәтелә. Ведомстводан тыш саклау бүлегендә хәбәрнамәләр тапшыруның автоматлаштырылган системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплексларын кертү буенча актив эш алып барыла, чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультының мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, ул кизү персоналының гамәлләренә бәйсез рәвештә “тревога” сигналлары килү вакытын теркәргә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә коллективта 30 кеше хезмәт итә, шуның 16сы аттестацияләнгән хезмәткәрләр. Шунысын ассызыклап узу кирәк, коллективта зур әзерлекле кадрлар эшли. Шуңа да ведомстводан тыш сакчылык бүлеге эшчәнлеге республика куләмендә уңай рейтингка ия.

Язмамның ахырында, барлык ведомстводан тыш саклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәм, аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам.

Р.Р. Ганиев

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе полиция майоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев