Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, авыл җирлекләрендә хәрби хезмәт исәбен алып баручы белгечләр! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән ихластан тәбрик итәм.

Һөнәри бәйрәмнең башы 1918 елга барып тоташа. Ә 1993 елдан алып хәрби комиссариат хезмәткәрләренең эшчәнлек даирәсе тагын да киңәйтелде. Хәзер хәрби комиссариатлар җирле үзидарә органнары белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Коллектив алга куелган бурычларны үз вакытында һәм тиешле итеп башкарып, чакырылыш кампанияләрен оештыру, призывниклар, рядовойлар һәм запастагы офицерларны, хәрби техниканы исәпкә кую белән беррәттән, шактый гына социаль пландагы бурычларны уңышлы гына башкарып килә. Аларның һәммәсе яшь буынны хәрби патриотик рухта тәрбияләү эшендә һәм Россия Федерациясе гражданинының бурычы булып торган Ватанны саклау идеясен үстерүдәге уңышлары өчен мактауга лаеклылар. Төп хезмәтебездән тыш, төрле бәйгеләрдә уңышлы гына чыгышлар ясавыбыз да эшчәнлегебезнең матур бер күрсәткече.
Күптән түгел Россия күләмендә үткәрелгән смотр-конкурста район җитәкчелеге, "МДСУ-1" оешмасы, Салавыч авыл җирлеге хезмәткәрләре ярдәме белән зур уңышларга ирештек. Бәйрәм көнендә хәрби комиссариаты бүлеге хезмәкәрләренә һәм ветераннарыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Үзләренә һәм гаиләләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.
Васыйл Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250