Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле ханымнар, туташлар!

Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм Бу гүзәл бәйрәм яз кояшының тәүге нурларына күмелеп, балкып килә, ир-егетләрнең күңелендә якты, нечкә хисләр уята. Әлеге күренешнең асылында, һичшиксез, тирән фәлсәфә ята: якыннарына, туганнарына җан җылысы, наз өләшеп, хатын-кызларыбыз, нәкъ кояш кебек үк, тормышыбызга тынычлык, иминлек һәм ямь иңдерә Чибәрлек, мөлаемлык, нәфислек, сизгерлек һәм шәфкатьлелек - болар барысы да сезгә табигать бүләге.
Асыл сыйфатларыгызны әле тагын да санап булыр иде. Хатын-кыз - Ана, ул безгә тормыш бирә, гаилә учагын, җил-яңгыр тидерми, сүндерми саклый. Яшь буын рухи-әхлакый тәрбияне, туган телгә, халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә ихтирамлы карашны һәм тирән мәхәббәтне ана сөте белән сеңдерә. Гасырлар дәвамында ханым-туташлар бөек шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантлар иҗатының серле, кабатланмас алиһәсе булды, аларның үлемсез әсәрләре -. Гүзәл затларга мәдхия җырлау Югары технологияләр чоры - хәзерге заманда да сез элеккечә үк камиллек һәм күркәмлек үрнәге булып торасыз. Данлыклы спортчы хатын-кызларыбызның Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында һәм күптән түгел генә Сочида узган Кышкы Олимпия уеннарында яулаган җиңүләре белән хаклы рәвештә бөтен ил горурлана.
Сезнең мәгариф, фән, бизнес, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларыгыз таң калдыра. Матурлык дөньясы - сәнгатькә хезмәт итү юлын сайлаган хатын-кызларыбыз ирешкән уңышларның Мәдәният елында нинди зур әһәмияткә ия булуын аеруча билгеләп китү кирәк. Аларның иҗаты кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагыла, күпмилләтле халкыбызның гаять бай мәдәни-тарихи мирасына гашыйк итә, дулкынлану хисләре тудыра. Бездәге иң изге омтылышлар, иң яхшы сыйфатлар - кадерле әниләребез, тормыш иптәшләребез, апа-сеңелләребездән.
Татарстан халкы кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән хатын-кыз ветераннарыбызга карата искиткеч зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре саклый. Киләсе елда Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгы билгеләп үтеләчәк, шул уңайдан каһарман хатын-кызларыбызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм тирә-юньдәгеләрнең туктаусыз кайгыртуын тоеп яшәүләрен телим. Хатын-кызларның һәрберсе бу көнне ир-атлардан бик күп ягымлы, матур сүзләр, тәбрикләүләр ишетер, бик күпләренә мәхәббәт аңлатырлар, йөрәк серләрен ачарлар дип ышанам.
Күңелләрегездә һәрчак яз булсын, игелек, мәрхәмәт, бәхет ташып торсын! Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре - кочагыгызга, шатлык хисләре эчегезгә сыймасын! Елмаегыз - дөнья тагын да яктырсын! Бәйрәм мөбарәк булсын, кадерле хатын-кызлар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250