Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

8 нче июль – “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

Россиякүләм бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән бу көн 2008нче елдан башлап, һәр ел саен үткәрелә.

Бәйрәм көне очраклы гына билгеләп куелмаган, әлбәттә. 8 нче июль - гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм изге Февронияне искә алу көне. Аларның гаилә тарихы күп кешегә мәгълүм, чөнки хәзер "Петр һәм Феврония турында повесть" мәктәптә рус әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә. Рәсәйкүләм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне"н бәйрәм итәргә җыенган һәркем бу тарихны белергә тиеш.

Рәсәйдә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль чыгарды. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Чыганак: http://msu.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/317324.htm
Фото: http://darislovo.ru/vserossijskij-den-semi-lyubvi-i-vernosti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250