Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

9 май - Җиңү көне белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлый!

Сезнең батырлык- мәңгелек! Кешелекнең аны онытырга хакы юк!

«Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм. 9 май – Җиңү көне Совет халкының тиңдәшсез батырлыгын гәүдәләндерә, кешелек тарихының иң куркыныч һәм канкойгыч сугышын искә төшерә, күпмилләтле илебезнең күпмилләтле халкының ныклыгын, рухының бөеклеген дәлилли. Чиксез югалтулар - дистәләгән миллион һәлак булган ватандашлар, меңләгән яндырылган шәһәр һәм авыллар, җимерелгән фабрика һәм заводлар, юкка чыгарылган тарихи-мәдәни мираслар бәрабәренә ирешелгән Җиңү бу! Безнең районыбыздан гына да  12 меңгә якын кеше сугышка китеп, шуның 5981е мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган.
Кайчандыр урам тутырып килгән ветераннарның бүгенге көндә берничә генә калуларына йөрәк елый, күзләр яшьләнә. Сезнең алда, хөрмәтле ветераннарыбыз, сугышта башларын салган һәм дә тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән батырларыбыз алдында башыбызны иябез! Сезнең батырлык- мәңгелек! Кешелекнең аны онытырга хакы юк! Кадерле ветераннарыбызга сәламәтлек һәм иминлек, барыбызга да тыныч күк йөзе, бәрәкәтле тормышлар телим.

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районыбашлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев