Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Агачмы? Пүкәнме?

Иң элек Балтачыбызда яшәүче исән кешеләрнең бу дөньядан ахирәткә күчкән Шамил Гәрәевич, Касыйм Закирович һәм башка әрвахларның Балтачыбызны яшелләндерү буенча куйган хезмәтләрен югары бәялисем килә. Һәм хәзер менә шул хезмәтләрнең кадерсезләнүе кәефне кыра.

Ни өчен әле без ел саен агачларның башларын, ботакларын кисеп, аларны ни үсә, ни үлә алмыйча утыртабыз. Күргән саен жәллим мин аларны, йөрәгем әрни. Сабый вакытымда шомырт чәчәген сындырып өйгә алып кайткач, әбием (мәрхүмәләрдән булсын) әйткән сүзләрне искә төшерәсем килә. Әбием: «Балам, синең җаның булган шикелле агачның да бар, әгәр синең бармагыңны яки кулыңны сындырып алсалар, сиңа рәхәт булыр идеме? Бервакытта да рәнҗетмә агачларны», - диде. Күңелемдә гомерлеккә язылып калды бу сүзләр.


Аллаһу Раббыбыз әйтә: «Бу миңа яхшы дип уйларсыз, ләкин ул эш сезгә начар булыр, бу эш миңа начар дип уйларсыз, ә ул эш сезгә яхшы булыр», ди. Халыкта шундый әйтем бар: «Эшләмәгән кеше генә ялгышмый, эшләгән кеше ялгыша» инде ул.
Сүзем агач (утырту) үстерү хакында булгач, иң элек Петр 1гә кайтасым килә. Ул да Гайсә галәйәссәләмнең туган көнен матур итеп үткәрәсе килеп, өйләрне чыршы агачы белән бизәргә әмер биргән. Ә нәтиҗәдә бүгенге көндә Яңа ел каршылыйбыз дип, күпме урманнар юк ителә. Петр I Аллаһ каршында ничек җавап бирер, белмим.


Балтачыбызда агач башын кисеп, ни үлә, ни үсә алмау хәлендә калдыру моннан 15-20 ел элек башланды. Шамил Гәрәевичның, бу эшнең начар булуын әйтеп, ризасызлык белдерүенә шаһит булырга туры килде. Бу сүзләр аңа һәм аның тарафдарларына дога булса иде.


Мин кемне дә булса гаепләргә җыенмыйм. Эшлисе эшләнгән һәм дәвам итә. Бүген хакимият кенә түгел, гади кешеләр дә, матур булып үсеп әйләнә-тирәгә ямь биреп утыручы юкә, каен агачларының башларын кисәләр. Һәм бу агачлар үзләрен кәһәрләүче кешеләргә һәм бу эшкә битараф булган барлык Балтач халкына рәнҗеп ятучы затларга әйләнәләр.


Без Аллаһы Тәгалә халык кылган җир шарының иң матур табигатьле урынында яшибез. Бездә елның дүрт фасылы да була. Агачларның да ниндиләре генә юк. Күкләргә ашып үсүче чыршы, нарат, юкә, каеннар, кыскарак үсүче миләш, шомырт, тагы да кыскарак үсүче чикләвек, балан һәм башкалар. Әгәр агач зур үсеп, синең бакчаңа, өеңә зыян сала икән, төбеннән үк кисеп кирәгеңә тот, 3-4 метр калдырып кисеп аны рәнҗетеп яткырма! Урынына сиңа комачауламый торган, күңелеңә хуш килгән, кыскарак буйлы агач утырт. Әгәр беркемгә дә комачауламый икән, ник аны кисеп 3-4 метрлы пүкән хәлендә калдырасың.


Менә җирдә тагын яз. Балтачыбызга сырхауханәдән Нормага кадәр як-ягыбызга игътибар белән карап төшик әле. Кеше кулы белән гарипләндерелгән агачлар матурмы, әллә Аллаһ халык кылган хәлдә калганнарымы? Карагыз кара, игътибар белән якын итеп карагыз. Аллаһ Раббыбыз бу агачларны безнең өчен халык кылды. Әйдәгез, без аларны утыртканбыз икән каен-каен, юкә-юкә, миләш-миләш булып үсеп Балтачыбызга ямь биреп торсыннар. Ни үсә, ни үлә алмый торган 3-4 метрлы пүкәннәрне кисеп, урыннарына кыска үсә торган башка агачларны утыртыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250