Аграр көллият студентлары «Автосессия-2022» бәйгесенең финалында җиңү яулады (+фото)
Аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары «Автосессия-2022» бәйгесенең финалына узды дип хәбәр иткән идек.
Зона этабында уңышлы чыгыш ясап, Алмаз Бәширов, Камил Габидуллин, Илсаф Шәйхетдиновтан торган команда финал ярышларында җиденче урын яулады.
- Егетләребез бәйгедә үзләрен оста машина йөртүчеләр итеп таныттылар. Теория өлешендә дә, фигуралы йөртүдә дә сер бирмәделәр, - студентларны ярышларга әзерләгән мастер Рәйхан Низамов.
“Автосессия” конкурсы таныклык алуларына ике ел вакыт узмаган машина йөртүчеләр арасында үткәрелә.
Конкурсның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, юлда йөрү культуралылыгын арттыру, югары уку һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев