Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары «Автосессия-2022» бәйгесенең финалына узды (+бик күп фото, видео)

Укытучы Нияз Шиһапов, мастер Рәйхан Низамов, Рузил Хаҗиев әзерләгән студентлар зона этабында җиңү яулады.

Казанда студентлар катнашында «Автосессия-2022» бәйгесенең зона этабы узды. Биредә Балтач данын аграр көллиятнең Нормадагы филиалы студентлары яклады. Студентлар дәүләт техник каравын узуда, юл йөрү кагыйдәләрен белүдә, җиңел автомобильне фигуралы йөртүдә көчләрен сынадылар.

Гомуми нәтиҗәләр буенча Алмаз Бәширов, Камил Габидуллин, Илсаф Шәйхетдиновтан торган команда бишенче урын яулады һәм республика этабына чакыру алдылар. Егетләрне, аларны ярышларга әзерләгән укытучы Нияз Шиһапов, мастер Рәйхан Низамов, Рузил Хаҗиевны ихластан котлыйбыз. Афәрин, егетләр!  Инде республика этабында да уңышлы чыгыш ясарга язсын сезгә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев