Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аграрчы яшьләр җыены

Күкеләрне яшәртә, яңа хыяллар уята, яшәвебезнең мәгънәсен, матурлыгын көчәйтә торган бер үзәк ул Балтачыбыздагы спорт сарае. Республика аграр яшьләр берләшмәсенең Балтач бүлекчәсе төркеме дә үзенең чираттагы форумын биредә үткәрде.

Форумны муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабиржанов җылы тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәрде. Ике көн барган җыенны район яшләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин алып барды.
- Сезнең кебек тәвәккәл, җитди егетләр-кызлар белән авылларның гел яшәрә, яңара баруына ышаныч зур. Сез шәхси үрнәгегез белән дә бик күпләрне үз артыгыздан ияртәсез. Сезнең кебек әйдәманнар булганда халкыбызның төп туклану продукцияләрен җитештерүче авыл хуҗалыгы зур алгарышлар кичерер әле.
ТР аграр яшьләр берләшмәсе рәисе ярдәмчесе Илмира Сабирҗанова безнең район аграр яшьләре төркеме эшчәнлеген югары бәяләп, аларны киләчәктә дә шулай актив булырга чакырды, авыл яшьләре өчен хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән күптөрле льготалар белән таныштырды. Гомумән, яшьләр Казаннан килгән кунаклар белән бик җылы аралаштылар. Сораулар да күп булды, җаваплар да өметләндергеч иде. Үзләренең нинди зур, мөһим һәм кирәкле эшкә алынганнарына яшьләр тагын бер кат инандылар. Очрашуга бөтен эшләрен читкә куеп торып, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировның да килүе аграр яшьләр берләшмәсе төркеменең районда тоткан урынына югары бәя булып тора. Район җитәкчеләре сәгать ярымнан артык яшьләр белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде. Күтәргән проблемалары да бик җитди: авылларда юлларны төзәтү, яшь белгечләрне фатирлы итү, төрле чараларда район данын яклаучы яшьләргә кызыксындыру чаралары эшләү, районыбызның спорт командаларын Балтачтан икәне күренеп торган махсус киемнәр белән тәэмин итү...
Форум сөйләшүдә күтәрелгән барлык проблемаларны искә алып, махсус нигезләмә кабул итте. Соңыннан яшьләр район җитәкчеләре белән фотога төштеләр. «Шушындый яшьләр булуы барыбыз өчен дә зур шатлык. Сезгә иярүчеләр күбрәк булсын», дигән теләк белдерде район хакиме Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250