Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Агрономнар киңәште

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе игенчелек белгечләрен язгы кыр эшләре алдыннан чираттагы семинар-киңәшмәгә җыйды.

Ул «Активист» җәмгыяте базасында үткәрелде. Хуҗалык рәисе Владимир Семенов хуҗалыкның язгы чәчүгә әзерлеге белән таныштырды. Быел чәчүлек материалның сыйфатын яхшырту, орлыкларның югары репродукциялесен булдыру буенча күп эшләгәннәр. Җитәрлек кадәр үк булмаса да минераль ашламалар да шактый тупланган. Ашламаларның уңышка тәэсирен көчәйтү максатыннан быел орлыкларны биопрепаратлар белән эшкәртеп чәчәргә хәзерләнгәннәр. Хуҗалыкларның баш агрономнары ындыр табагында шулай эшкәртү өчен тәгаенләнгән агрегат янында булып эш тәртибе белән үзләре күреп таныштылар (рәсемдә). Биопрепаратлар үсентеләрнең ашламаны үзләштерүен берничә тапкырга арттыра икән. Бу хакта Казаннан килгән биология фәннәре кандидаты Римма Ибәтуллина агрономнарга фәнни нигезләп аңлатты. Семинарда туфракны известьлау буенча дәүләт ярдәменнән файдаланып калу кирәклеге турында да сүз булды. Бу безнең район җирләре өчен аеруча мөһим. Район агрохимигы Нургаян Гәрәев агрономнарны заявкалар бирергә соңга калмаска чакырды. «Россельхозцентр»ның Балтач филиалы директоры Ирек Галимов, агрономы Равил Әсхәтов чүп үләннәргә, корткычларга каршы орлыкларны чәчкәндә үк кулланыла торган яңалыклар белән таныштырдылар. Шушындый эшлекле һәм кирәкле сөйләшүне оештырган һәм алып барган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек мөдире Мәсхүт Гарипов хуҗалыктагы уҗымнар торышына да тукталып үтте. Һәр авылда уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тырмаларга, тукландырырга чыгарга тиешле техника инде бүген старт сызыгында торсын, диде. Ә семинар-киңәшмә узган «Активист» хуҗалыгында бу шулай инде.
Хәлил Нәкыйпов тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250