Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ак Барс Банк акционерлык җәмгыяте Балтач районы мәктәпләренә 345 ноутбук тапшырды

Бүген район мәдәният үзәгендә узган сәләтле укучыларны тәбрикләү кичәсендә Ак Барс Банкы ачык акционерлык җамгыятенең Балтачтагы 1нче номерлы өстәмә офисы җитәкчесе Айнур Хәйретдинов Балтач районының һәрбер мәктәп директорына кулларын кысып, ноутбукларга сертификатлар тапшырды.

345 ноутбук мәктәпләребездә балаларыбызга белем бирүдә файдаланылачак.- Республикада иң күп ноутбук тапшырылган районнарның берсе без, - диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов. - Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре Ак Барс Банкы офисы клиентлары, әлеге банк белән хезмәттәшлек итүебезгә шатбыз, чөнки бүгенге көнгә кадәр финанс кыенлыкларына юлыкканыбыз булмады. Ак Барс Банкына шушындый зур ярдәме өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да уңышлы хезмәтташлек итәргә язсын!
Ноутбукларны яңарту буенча әле моңа кадәр тиңе булмаган әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм ул белем бирү өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. 


 
Белешмә өчен: Ак Барс Банк 28 елдан артык клиентлар өчен эшли һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә. Банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләре өчен спонсорлык ярдәме күрсәтү – социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Банкның төп игътибар үзәгендә белем бирү өлкәсе тора.
 


Әлеге игелекле чара быел Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында башкарылды. Игелекле ноутбуклар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев