Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бизнес-аш үтте (+фото)

"Ак барс" Банкы "Балтач" кафесында районыбызның юридик затлары өчен бизнес-аш үткәрде

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин, идарә вәкилләре  катнашты. Табын артында ташламалы программалар, проектлар, яңа продуктлар турында сөйләшенде.

Булат Зыятдинов,"Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе: "Банктан кредитлар рәсмиләштерәбез, хезмәт хакларыбызны әлеге банк аша алабыз, без бик канәгать,  офиска килеп торасы юк, хезмәттәшлекне электрон вариантта  гына тормышка ашырабыз.  Алай проблемалар туганы юк".

Тәүфыйк Гыйләҗев, "Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе: "Әлеге банк белән моңарчы эш иткән булмады, хөрмәт итеп чакыргач килдем, отышлы продуктлар тәкъдим итсәләр, хезмәттәшлек итәргә әзермен".

Наил Гыйләҗев, "Агрохимсервис" җәмгыяте директоры:  Озак еллар хезмәттәшлек итәбез. Хезмәт хаклары да карточка системасы белән түләнә. Гомумән, оешманың бөтен финанс әйләнеше шушы банк аша йөри. Проблемалар туганы юк, кирәк икән офиска киләбез, кирәк икән хезмәттәшлекне электрон тәртиптә башкарабыз".

Фото: Вакыйф Зәкиев, Зөлфия Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев