Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча-макча турында

Районда Пенсия фондына җыелган акча пенсия түләү буенча ихтыяҗның өчтән берен генә каплый. Калганы республика бюджетыннан алына. Шулай булуга карамастан, бу фондка вакытында акча күчермәүче хуҗалыклар һәм оешмалар да бар әле.

Узган елның соңгы кварталына Рәхимов исемендәге, Тукай исемендәге, «Уңыш» җәмгыятьләренең бурычлары күп җыелган. «Якты юл»да да хәл шәп түгел, дөрес соңгы вакытта моңа игътибар биреп эшли башлаганнар. Ә менә «Труд» җәмгыятендә Пенсия фондына акча күчерүне гел беренче планга куеп бик дөрес эшлиләр. Бу көнгә аларның бурычлары юк. «Кама», «Бөрбаш», «Сорнай» җәмгыятьләре җитәкчеләре дә фондка вакытында акча күчерүгә җаваплы карыйлар, даими контрольдә тоталар. Бурыч җыелган саен пеня да өстәлеп тора ич. Әнә, Рәхимов исемендәге хуҗалыкның бу көнгә шунысы гына да 34 мең җыелган инде. Район кулланучылар җәмгыяте, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә бу мәсьәләдә нык сынаталар. Район башкарма комитетының зур утырышлар залында Пенсия фондына акча күчерү проблемаларына багышланган видеобрифингтан соң ясалган анализ нәтиҗәләре болар. Бри-фингта хезмәткә түләү мәсьәләләре буенча да зур сүз булды. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов брифингтан соң, бирегә нәкъ менә эшчеләренә аз хезмәт хакы түләгән, Пенсия фондына вакытында акча күчермәгән өчен чакырылган шәхси эшмәкәрләрне, оешма, предприятие, хуҗалык җитәкчеләрен нык тәнкыйтьләде. Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе членнары да шунда иде. Үз хезмәткәрләренең киләчәген кайгыртмаучы (аз хезмәт хакы алып пенсиягә әйбәт акча белән чыгып булмый), фондка акча күчерүне гел тоткарлап килүче җитәкчеләр кисәтелде. «Шифа», «Риян», «Ялтра», «Балтач сөт-май комбинаты», «Сельхозтехника», «ПМК-5» һәм башка кайбер оешма җитәкчеләренә эшчеләренә хезмәт хакы түләүдә мәрхәмәтлерәк булырга кирәклеге әйтелде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250