Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар бәйрәм көнендә дә хезмәттә

Районда бүгенге көндә 236дан артык объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 127се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары.

27 март Россия Федерациясенең милли гвардия гаскәрләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кертелгәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде. Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар да өстәлде. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениелары, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар.

Моннан тыш, сакчылык бүлеге, янгын сүндерү һәм «тревога» сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Районда бүгенге көндә 236дан артык объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 127се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр. 

2023 елда гына да ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 453 тапкыр «тревога» сигналлары буенча һәм 55 тапкыр — Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

Язмамның ахырында, барлык ведомстводан тыш саклау бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә, аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.

«Нык гаилә» — хезмэт бурычларын утәугә көч бирә торган ышанычлы тыл! Күпчелек вакытлары эштә үтүгә карамастан, гаиләләренә җылылык, гармония, узара аңлашу һәм, әлбәттә, барлык якыннары сәламәт булсын дигән теләктә калам! 

Р. Р. Ганиев,

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев