Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар тарихыбызны саклый

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012нче елны «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан итү турындагы боерыкка кул куйды.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатларында карар бирәм, диелгән Президент боерыгында.
Тарихи мирас объектларының безнең районда торышы ни хәлдә? Район җитәкчелегенең һәм объект хуҗаларының бу мәсьәләгә карашлары нинди? Сүзебез бүген шул хакта.
Район мәдәният бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең район җирлегендә ун тарихи мирас объекты (документлар белән расланган) урнашкан. Болар заманында Балтачта гына түгел, якын-тирәдә үзенең байлыгы, меценатлыгы белән дан тоткан Мортаза байның кунакханәсе (бүгенге «Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее» бинасы), итек фабрикасы (техник инвентаризация оешмасы урнашкан бина), байның сәүдә йорты (милли банк бинасы), Шода авылында урнашкан 1902нче елда салынган мәчет, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең музей йорты, Яңгул җирлегендәге су тегермәне, Чепьядагы Троицкий чиркәве, Алан авылы янында урнашкан җил тегермәне, Яңгул авылындагы хастаханә, бөек Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның кабере. Болар барысы да бабаларыбызның җан җылысын, тарих мизгелләрен саклаучы, киләчәк буыннарга бәһасез мәгълүмат җиткерүчеләр булып торалар.
Тарихи мирас объектларының күбесе җирле үзидарә органнарына карый. Бүгенге көндә аларның күбесе ремонт сорый. Җирле үзидарә бюджетларында бу чыгымнарга акча бүленмәгән, шулай ук тарихи биналарны үз карамагына алып, аларны саклаучы шәфкатьле кешеләр дә бик сирәк. Закон тарафыннан тарихи мирас объектларының сакланышы ничек куелган, бу мирасны бозган яисә юкка чыгарган очракта нинди җәзалар тиеш, без шушы сорау белән район прокуроры Зөфәр Мәүлет улы Абитовка мөрәҗәгать иттек. «Прокуратура органнары тарафыннан «Рәсәй Федерациясе халкының тарихи мирас объектларын саклау турында»гы Федераль закон таләпләрен үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек ителә. Законда язылганча, мондый төр объектлар аерым саклауга (физик саклау, ремонт-реставрация эшләре, консервация, заманча куллануга яраклаштыру һәм башкалар) куела.
Безнең җирлектә җирле үзидарәләрнең, милекчеләрнең, мирас объектларын кулланучыларның тарихи биналарны саклау, куллану эше бик түбән дәрәҗәдә. Соңгы прокуратура тикшерүләреннән күренгәнчә, район җирлегендә урнашкан тарихи мирас объектлары муниципаль милек буларак дәүләт теркәлүе үтмәгән, милекчеләрнең Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән объектның торышы буенча бурычларны, төзекләндерү һәм реставрация эшләрен үз эченә алган саклау бурычы (охранное обязательство) да рәсмиләштерелмәгән. Шулай ук, тикшерүләрдән күренгәнчә, берничә объектта тарихи мирас икәнлекләрен күрсәтүче мәгълүмати язу да куелмаган. Бу җитешсезлекләрнең барысы да әкренләп кенә шушы объектларның юкка чыгуына сәбәпче булып тора. Киләчәктә моңа юл куймауны күздә тотып, прокуратура тарафыннан җирле үзидарә органнарын бу объектларга дәүләт теркәвен уздыруны мәҗбүриләтүне сорап судка мөрәҗәгать ителде. Шулай ук, бүгенге көндә өч объектның - Аландагы җил һәм Яңгул авылындагы су тегермәннәре, Шода авылы мәчете хуҗаларын ачыклау буенча да прокуратура тарафыннан эш алып барыла. Әллә ни зур чыгымнар сорамый торган мәгълүмати язулар да прокуратура катнашыннан соң гына тарихи объектларга эленде. Киләчәктә дә прокуратура тарафыннан мондый күзәтчелек дәвам итәчәк. Биналарны җимерүчеләргә, саклау чараларын күрмәүчеләргә катгый чаралар күреләчәк». Башкалабыз Казанда әлеге мәсьәләгә җитди карыйлар, шәһәрдә тарихи мирас объектларын саклау, реставрацияләү эшен Президент үз күзәтчелегенә алды. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Шәһәрнең тарихи йөзе еллап түгел, көнләп юкка чыга башлады. Районыбыздагы тарихи объектлар андый язмышка дучар булмас дип кем инандыра ала? Аларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тән җылысы сеңгән, аяк эзләре сакланган «Болгар» номерлары язмышына дучар итмәүне бүгеннән үк кайгыртмасак, киләчәк буынга калдырырлык ядкарьләребездән колак кагуыбыз ихтимал. Башкалабыз Казан гына түгел, районыбыз авыллары да милли төсмерләр белән бизәлеп, чит ил вәкилләрен генә түгел, киләчәк буынны да таң калдырырлык объектлар белән баетылса иде.


Рәсемдә: Мортаза байның сәүдә йорты Балтач районы халкына милли банк булып озак хезмәт итте. Олуг мирасның хәзерге күренеше.


Рәсемдә: тарихи мирас буларак теркәлгән мөһим объектларның берсе - Яңгул авылының элеккеге хастаханәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250