Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдан кайгырткан — откан!

ЯЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ АЕ ТӘМАМЛАНУГА ДА САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛЫП БАРА. Ә ШУЛАЙ ДА ӘЛЕ КЫШ БЕЛӘН ЯЗ КӨРӘШЕП, ЯЗГЫ КОЯШНЫ ДА, КИЧКЕ САЛКЫНЛЫКНЫ ДА, ЯЗГЫ ЯҢГЫРНЫ ДА, КЫШКЫ БОЗЛЫ КАРНЫ ДА КҮРӘБЕЗ. ЛӘКИН, КЫШ НИКАДӘР ГЕНӘ КИТӘРГӘ АШЫКМАСА ДА, ЯЗ ИНДЕ НАЗЛЫ КОЯШЫ БЕЛӘН ҖИҺАННЫ УЯТЫП ҖИБӘРДЕ. ЯЗГЫ ТАШУНЫҢ КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК БУЛАСЫН АЛДАН ФАРАЗЛАП БУЛМАСА ДА, БУ ЧОРНЫ ҺӘРКЕМ НИНДИДЕР ДУЛКЫНЛАНУ БЕЛӘН КӨТӘДЕР.

Кемдер ярларыннан тулып ташыган Шушманы күреп соклана, елга бер генә күзәтелә торган мондый гүзәллекне күрер өчен авыллардан да киләләр хәтта Балтачка. Шул ук вакытта язгы ташуның зыян салуы да бар. 6 март көнне район гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эшчәнлегендә дә язгы ташуга әзерлек турында сүз алып барылды. Утырышта оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлык-ларына, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү буенча бурычлар җиткерелде. Авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларның суын куркынычсыз режимга күчерү тәкъдим ителде.

Балтач, Нөнәгәр һәм Борнак җирлекләренең кайбер урамнарында язгы су басу куркынычы бигрәк тә зур булып тора. Шушы уңайдан без җирлек башлыклары белән дә сөйләшеп алдык.

Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров: «Безнең Чутай авылының Киров, В. Булатов һәм Пионер урамнары су басу куркынычы зонасы булып торалар. Узган ел бу урамнарда яшәүчеләрнең хуҗалыкларына су керде. Алар нинди урында яшәгәннәрен аңлап, ел да бу чорга зур әзерлек белән киләләр. Халык арасында паника юк, алар белән сөйләшеп торабыз».

Балтач җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов: «Безнең Комсомол һәм Речная урамнарына су басу куркынычы яный. Язның ничек киләсен, язгы ташу никадәр буласын берәү дә белми, алай да без алдан ук тиешле эшләрне башкарып куябыз. Бүгенге көндә күпер төбендә бур белән тишекләр тишелде, көл сибелде, ул бозларны тизрәк эретер өчен башкарыла. Яр кырыенда берничә метр җирдә агачлар киселде. Боз киткән вакытта ул агачларга эләгеп, җыелып тормас өчен эшләнгән эш бу. Шул ук вакытта бистә эчендә торбалар һәм канаулар ачылды. Йорт тирәләрендә һәркем канаулар казып куйды, ялгыз яшәгән өлкәннәргә үзебез казып бирдек. Халык белән аңлату эшләрен алып барабыз. Һәм инде бу чорда һәртөрле ярдәм күрсәтергә „Мелиоратор“ оешмасы техникалары тәүлек буе дежурда торалар».

Борнак җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин: «Безнең ел да язгы ташу вакытында зыян күрә торган урамыбыз бар — ул Яшел үзән урамы. Анда биш хуҗалык яши. Биредә канаулар гына казып язгы ташудан котылып калып булмый. Узган елгы кебек су күп күтәрелмәсен иде дип телисе генә кала».

Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүчеләр бу вакытта гади кагыйдәләрне исләреннән чыгармас-ка һәм аларны үтәр өчен алдан ук әзерләнеп тә куярга тиешләр. Йорт түбәләреннән һәм ишегалларын кардан арындырырга; кар сулары читкә агып китсен өчен канау-лар казырга; өй астындагы азык запасларын биек һәм коры урынга күчерергә; эвакуацияләнү таләп ителгән очракка дип 3 көнлек азык, эчәр су һәм кирәкле дару запасы, башка төр иң кирәк әйберләрне туплап әзерләп куярга, ә документларны һәм акча ише кыйммәтле әйберләрне, юешләнмәсен өчен, полиэтилен капчыкка салып, шкафның өстәге полкасына кием арасына ышанычлы итеп яшерергә; бәла килә калса, беренче чиратта, балалар һәм олыларны, авыруларны коткарырга, мөмкинлек булса, матди һәм мөлкәти милекне куркынычсыз урынга чыгарырга; шул ук вакытта йорт хайваннары һәм кош-кортлар турында да онытмаска; торак һәм каралты-кураны электр утыннан өзәргә, газ үткәргеч торба кранын ябарга кирәк.

Әлегә Шушма йоклый. Җирдә быел туң булмау сәбәпле, кышын чагыштырмача күп яуган карлар эреп, туфракка сеңеп бара. Авыл кешесе моның никадәр файдалы булуын аңлап, сөенә. Чөнки исән калган уҗымнар өчен дә, булачак уңыш өчен дә файдалы булачак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу