Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аптырашта калдырмасын

Газета укучыларыбыз түбәндәге сорауларга жавап эзли:

1. 2014нче елда Ана (гаилә) капиталының суммасы күпме булачак?
2. Ана капиталы сертификатын алып, тиешле юнәлештә кулланган кешеләргә Пенсия фондыннан: «Сезнең 2013нче елга Ана (гаилә) капиталы буенча шуның кадәр суммада калган акчагыз бар», дигән хатлар килгән. Акча тотылып бетсә дә, мондый хәл мөмкинме? Хат алучыларга нишләргә?
Әлеге сорауларга жавапны район Пенсия фондының белгеч-эксперты Нурия Галимова бирде:
1. 2014нче елдан Ана (гаилә) капиталының суммасы 429408 сум 50 тиен булачак.
2. Акча тотылып бетсә, хат килергә тиеш түгел. Мондый очрак булырга мөмкин: Ана капиталы сертификатының калдыгы билгеләнгән бер датага хисаплана һәм хат сертификат иясенә китә. Әни кеше
Пенсия фонды идарәсенә теләгән юнәлеш буенча мөрәжәгать итә, ләкин бу вакытта инде хат киткән булырга мөмкин. Хат алучыларның сораулары булса яки нәрсә дә булса аңлашылмаса безгә шалтыратсыннар. Телефоннарыбыз: 2-61-57, 2-51-57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250