Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Археологлар безгә килде

Соңгы елларда КФУ һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең Алтын Урда тарихи-археологик экспедициясе профессоры Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкчелегендәге фәнни төркем Казан арты районнарында фәнни тикшеренүләр алып бара. Мондый тикшеренүләр күрше-тирә районнарда инде булган, бездә генә калып бара икән. Булачак археологик тикшеренүләр белән кызыксынып, Альберт Әхмәтҗановичның үзенә мөрәҗәгать иттек.

- Мин Балтач районында эшләү турында күптәннән хыялланам. Тарихи яктан уникаль булса да, районда киң масштаблы тикшеренүләр үткәрелмәгән. Аерым территорияне ныклап өйрәнмичә, Казан артының, Татарстанның, Идел-Урал регионының тарихи-мәдәни үсешен күзаллап булмый. Ә Балтач районы безнең регионның урманлы һәм урманлы дала зонасы арасында урнашкан. Кешеләрнең бу җирләргә ни өчен урнашуы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт кебек ачыкланмаган сораулар күп әле.
Эшебезне ноябрьдә башлап, киләсе елның яз һәм җәй айларында дәвам итәргә уйлыйбыз. Тәвәккәлләп тотынганчы, иң элек - 28 ноябрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә, Татарстанның фәннәр академиясе һәм КФУ вәкилләре, район җитәкчелеге белән берлектә тарихи һәм мәдәни проблемалар темасына региональ фәнни-гамәли конференция үткәрергә булдык. Биредә җөмһүриятебезнең танылган яшь галимнәре, Балтач районы, Мари-Иле һәм Киров өлкәләреннән укытучылар, музей хезмәткәрләре, тарих белән кызыксынучылар, студентлар һәм укучылар катнашты. Вакытлар үтү белән конференция материаллары, чыгышлар районның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча фәнни җыентык чыгару өчен мөһим хезмәт булыр.
Балтач районында берничә тарихи һәйкәлне өйрәнергә кирәк, эш барышында тагын яңа объектлар да табылырга мөмкин. Районда Казан ханлыгы чоры белән бәйле тарихи һәйкәлләр булуы хакында да мәгълүм. Шулай ук телдә удмурт халкының урта гасыр мәдәниятенә кагылышлы истәлекләр дә йөри. Райондагы күренекле шәхесләр белән бәйле архитектура һәйкәлләре дә зур кызыксыну уята. Әйтик, Көшкәтбаш авылында 1825 елда төзелгән мәчет калдыклары, Сосна Пүчинкәсендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның әнисе күмелгән кабер (1864-1890), Шода авылында XX гасыр башында указлы мулла Сәетгәрәй Мостафа улы Фәйзуллин тарафыннан төзелгән йорт саклана.
Гомумән, Балтач районында бәян итәрлек кызыклы фактларга, серле борынгы истәлекләргә күп юлыгып, эшебез файдага гына булыр, дип ышанам.
Искәрмә: Бүген районыбызда узган фәнни-гамәли конференция турындагы язма газетабызның киләсе санында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250